"Химиянең иң яхшы белгече"
Бүген яшь эрудитларның берничә этаптан торган танып белү брейн — рингында катнашу мөмкинлеге бар иде. Балалар, командаларга бүленеп, төрле кроссвордлар һәм ребуслар чишү ярдәмендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, анда химик элементларның исемнәре шифрланган иде. Катнашучылар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен һәм командада эшли белүләрен күрсәтә алдылар.