"Акбаш" А.П.Чехов иҗаты буенча
Бүген балалар А.П.Чеховның «Белолобый» хикәясендәге ахмак көчек һәм карт бүре турындагы гадәти булмаган вакыйга белән таныштылар.
Хикәяне укыганнан соң яшь китап сөючеләребез бик теләп сорауларга җавап бирделәр, шулай ук хайваннар төп персонажлар булган әкият һәм мультфильмнарны искә төшерделәр.
Йомгаклап, яшь укучылар, торцевание ысулы белән, Акбаш исемле көчек ясадылар. Балалар үзләренең иҗат нәтиҗәсеннән канәгать калдылар.