"Кайчандыр, кайдадыр, ниндидер илдә"
Бүген 27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар италья әкиятчесе Джанни Родари белән таныштылар. Балалар искиткеч язучының тормыш тарихын, нинди әсәрләр язганын, ни өчен шулай танылган булуын һәм Родарины дөньяның барлык балалары ни өчен яратканын белделәр.
Ахырда балалар җиләк-җимеш - яшелчә кәрҗиненнән балаларның яраткан әкият герое Чиполлиноны хәтерләткән суган эзләделәр.