Городская детская библиотека - филиал № 37

"Пушкин әкиятләре буйлап сәяхәт"

Китапханәдә Александр Сергеевич Пушкин әкиятләренә багышланган чара үткәрелде. Кече сыйныф укучылары өчен квест-уен оештырылды, ул төрле биремнәр һәм сынауларны үз эченә алды.
Станцияләрдә балалар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. "Тылсымлы капчык" уенында  укучылар нинди предметларның яшерелгәнлеген һәм аларның нинди әкияттән булганын ачыкладылар. Чара бик күңелле һәм кызыклы узды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм бөек рус язучысының иҗаты турында бик күп яңалыклар белделәр.