"Тормыш җырым - Түбән Кама"
Туган якны ярату, аның тарихын белү һәм хөрмәт итү, мирасны саклау безнең һәрберебез өчен зур әһәмияткә ия.
Яшь укучыларыбыз белән Түбән Кама тарихы битләре буйлап сәяхәт ясадык. Шәһәребезнең мәдәнияте һәм традицияләре белән танышуга аерым игътибар бирелде. Балалар символика, истәлекле урыннар белән таныштылар, язучыларны искә төшерделәр. Милли баш киемнәре, нәниләрдә зур кызыксыну уятты.