"Истәлеккә кыстыргычлар"
37 нче балалар китапханәсендә узган "Истәлеккә кыстыргычлар" мастер - классы, балаларда иҗади фикерләүне үстерүгә багышланган иде. Чара барышында катнашучылар Ушинский портреты, цитаталар белән бизәлгән китаплар өчен кыстыргычлар ясадылар. Балалар төрле материаллар һәм техникалар кулланып, кыстыргычлар ясауда бик теләп катнаштылар, шулай ук үзләренең фантазияләрен һәм креативлыкларын күрсәтә алдылар.
Мастер класс дустанә атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда уңай хис-кичерешләр калдырды.