"Түбән Кама - бәллүр бишегем"
Вокзал урамындагы 38 нче йортта яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен үткәрергә, анда күбрәк аралашырга, күршеләрне яхшырак белергә, бер үк вакытта көнкүреш проблемалары турында фикер алышырга, күңел ачарга һәм кәефне күтәрергә булдылар.
Балаларны һәм өлкәннәрне бу кичне бик күп күңелле конкурслар, уеннар һәм, әлбәттә, Түбән Кама шәһәренә багышланган китап күргәзмәсе көтә иде.