"Читек"
Татарстан Республикасы көне - 30 нчы августта билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында "Читек" татар милли аяк киеме рәвешендә брошь - сувенир ясау буенча мастер - класс үткәрелде. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар.