"Кече Ватан киңлекләре"
Ватанга мәхәббәт кече ватанга, туып үскән җиргә мәхәббәттән башлана. Туган ягыңны ярату гына аз, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк. "Дөньяның читен белмичә танып булмый!». Балалар символика, истәлекле урыннар белән таныштылар, шәһәрне данлаган язучыларны, композиторларны, тарихи шәхесләрне искә алдылар. Квест-уен катнашучыларга үзләренең белемнәрен, туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуларын, ихтирамнарын күрсәтергә мөмкинлек бирде.