"Бөтен гаилә өчен журналлар һәм газеталар"
Балалар өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле язмалар басылган! Яшь укучыларыбыз, журнал битләрендә, төрле күңел ачу биремнәре: башваткычлар, кроссвордлар, табышмаклар, викториналар, өстәл уеннары, әкиятләр, шигырьләр барлыгын белделәр.
Очрашу азагында нәни укучыларыбыз "Мурзилка маҗаралары" мультфильмы карадылар.