"Дәүләтебезнең өч символы"
Ел саен 22 августта илебез РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Бу бәйрәм безнең бөек илебез һәм аның гражданнары өчен горурлык хисе уята.