"Җәйне ясыйбыз"
Асфальтта рәсем ясау-күңелле шөгыль кенә түгел, ә шулай ук иҗат итү һәм балаларның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе. Җәй - балалар өчен иң бәхетле вакыт! Бүген "Орбита" белән берлектә балалар өчен асфальтта рәсем конкурсы оештырылды. Бу эштә яшь катнашучыларга җәй турында кызыклы һәм танып белүчән китаплар белән китап күргәзмәсе ярдәм итте. Яшь рәссамнар үз җәйләрен ничек күрүләрен рәсемнәрдә күрсәттеләр.