"Петр һәм Феврония турында хикәя"
8 июльдә Россиянең барлык шәһәрләрендә дә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр.
Нәниләр, элек-электән Русьта гаилә сакчылары буларак хөрмәт ителгән, изге ирле-хатынлы Петра һәм Феврония турындагы гүзәл риваятьне тыңладылар. Дөньяның төрле почмакларында нинди гаилә гореф-гадәтләре яшәвен һәм ни өчен илебездә ромашканың мәхәббәт символы булып саналуын белделәр. Аннары яшь укучылар табышмакларны чиштеләр. Чара азагында балаларга «Сказ о Петре и Февронии» мультфильмы күрсәтелде, аннан алар Петр белән Феврониянең ни өчен гаилә яклаучылары булып саналуын белделәр.