"Гаилә битләре"
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында балалар чын актерларга әверелделәр. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен «Өч кыз», «Куянчык» татар әкиятләрендә күрсәтә алдылар һәм, рольгә кергәч, әкият геройларына охшарга тырыштылар. Бу процесста балалар бер-берсе белән аралашуны оештырырга, геройларының хәлен дөрес аңларга өйрәнделәр, ә бу исә, үз чиратында, балаларда уңай хис-кичерешләр уятты һәм онытылмас тәэсирләр калдырды.