"Пионер-геройлар"
Каһарман пионерлар кемнәр алар? Алар үз дөньяларында яшәүче, үз серләре, хыяллары булган гади балалар иде. Ләкин сугыш башлану белән аларның тормышлары үзгәрә, күпләре гаиләләрен югалта, күбесе полк малае була, партизаннарга һәм подпольщикларга фашистларга каршы көрәштә ярдәм итә. Яшь укучылар герой-пионерларның исемнәрен белделәр, аларның батырлыклары, оккупациядәге җиңел булмаган тормышлары, фашист илбасарларына каршы көрәшләре турында сөйләделәр.