"Светофор белән мин дус!"
5 нче август - Халыкара светофор көне!
27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар светофорның барлыкка килү тарихы, аның юлдагы куркынычсызлык өчен әһәмияте турында белделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бу көн балаларга юлларда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеген яхшырак аңларга ярдәм итте дип ышанабыз.