"Китап һәм спорт - алга хәрәкәт!"
Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк. Шуңа күрә балачактан ук үз сәламәтлегеңә сак карарга кирәк.
Укучылар өчен «Китап һәм спорт - алга хәрәкәт» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате уздырылды. Мәгълүмат алуда ярдәмче булып китап тора. Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше, гигиена, дөрес туклану, физкультура турындагы китаплар белән таныштылар, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен бик файдалы булуын белделәр, үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлеккә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр.