Городская детская библиотека - филиал № 37

"Диңгез маҗаралары"

 Бөтендөнья океаннар көне бик матур һәм кызыклы үтте!
 Бүген китапханәгә 37 нче мәктәп лагереннән килгән балалары өчен Халыкара океаннар көненә багышланган — планетаның су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерүче бәйрәмгә каралган "Диңгез маҗаралары" дип исемләнгән мавыктыргыч чара узды. Балалар  диңгезләр һәм океаннар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, диңгез тирәнлекләрендә яшәүче гаҗәеп су хайваннары белән таныштылар һәм күңелле уеннарда һәм викториналарда катнаштылар, хәтта үзләрен яшь экологлар ролендә дә сынап карадылар!
 Чара күңелле иҗат атмосферасында узды, безнең яшь укучыларыбыз үз куллары белән ванна өчен"Тылсымлы куыклар" ясап, үзләрен чын иҗатчылар итеп хис итә алдылар. Балалар китапханәдә үткәргән вакытларыннан бик канәгать калдылар.