"Гасырлар аша славян күпере"
24 майда Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.
Хәрефләр ничек һәм кайчан барлыкка килгән? Кирилл белән Мефодий кемнәр ? Рус әлифбасы ничек барлыкка килгән, һәм ул ни өчен кирәк? Укучылар славян язуы тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, славян халыкларының беренче укытучылары – исемнәре тарихка кереп калган һәм бөтен дөньяга билгеле булган изге Кирилл һәм Мефодийны искә алдылар.