"Тукайның серле дөньясы"
14 нче лицейда китапханәчеләр татар шагыйренең тууына 139 ел тулуга багышланган "Габдулла Тукайның әкият дөньясы" дигән әкиятләр буенча сәяхәт үткәрделәр. Чара барышында балалар Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Балалар предметлардан үзләренең нинди әсәрләрен сизделәр, Габдулла Тукай иҗатыннан табышмаклар җыйдылар, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр: "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә һәм тәкә". "Тукай әкиятләре" дигән интерактив викторина күңелле үтте, аның сорауларына укучылар бергәләп җавап бирделәр. Балалар игътибарына "Тукай дөньясына сәяхәт"дигән матур китап күргәзмәсе күрсәтелде. Әдәби сәгать ахырында яшь укучылар белән "Түбәтәй"уены үткәрелде.