"Ел китабы-2024"
Кызыклы китап белән очрашу-ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу - икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. 27 нче балалар бакчасы балалары язучылар Аничкина Екатерина Анатольевна "кролик на луне", Илдус Миңнуллин "Тынгысыз буран"биографияләре белән таныштылар. Балалар зур кызыксыну белән шигырьләр тыңладылар, мавыгып китаплар карадылар, кызыксынып, айга Куян ничек килеп эләккәнен аңладылар?