"Тукайны Укыйбыз"
26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны бөтен дөнья искә ала. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балалар өчен язылган шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның шигырьләре, нәни укучыларны, игелеккә, матурлыкка, хезмәткә, акылга һәм туган телгә өйрәтә, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.