"Чорның бөек сугышы"
Сталинград сугышы күптән яңгырады. Берәүләр өчен ул ерак истәлеккә, икенчеләр өчен – тарихка әверелде. Әмма бүген дә, олылар да, балалар да бу истәлекле вакыйгалар турында ишеткәндә битараф калмыйлар. Бүген квест-уенда катнашучыларга тарихка чумарга һәм станцияләр буенча күп сорауларга җавап табарга кирәк иде. «200 дней мужества и стойкости» документаль фильмын караганнан соң, егетләр эрудиция күрсәттеләр һәм «разведчиклар» ролендә булдылар, юлламаны «Морзе» әлифбасы ярдәмендә чиштеләр, армияләр командующийларының исемнәрен чамаладылар һәм герой – шәһәр Волгоград буйлап экскурсия ясадылар, танылган һәйкәлләрнең исемнәрен чамаладылар.