Городская детская библиотека - филиал № 37

"Солдат хатлары"

Солдат хатлары… Бүген дә алардан дары һәм төтен исе аңкыйлар шикелле, вакыт үтү белән саргайган бу кәгазьләрнең чиксез кыйммәте бар, аларга шундый дулкынлану һәм саклык белән кагылабыз. Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырга тиеш. Хатларда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының тарихы, бөеклеге һәм фаҗигасе.

 Окопларда, блиндажларда, госпитальләрдә карандаш кисәкләре белән язылган хатлар якыннарына, йөрәк һәм җан җылысын саклап, кулдан кулга күчеп барып җитәләр.

 Яшь укучылар бүген фронт хатларын ясарга өйрәнделәр. Балалар зур кызыксыну белән эшкә керештеләр. Һәр укучы солдатка рәхмәт сүзләре язды.