"Тылсымлы саквояж"
27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә.Театр - ул үзенчәлекле әкият, фантазия, Могҗизалар дөньясы. Театр инде күп гасырлар яши һәм шатландыра да, сокландыра да, тамашачыларны гаҗәпләндерә дә. Бу истәлекле дата уңаеннан китапханәдә " Тылсымлы саквояж «дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар үзләре өчен иң мавыктыргыч сәнгать дөньясыннан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Яшь укучылар театрның тылсымлы дөньясына бик теләп чумдылар, сәхнә, тамаша залы, афиша нәрсә икәнен белделәр, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.