"Чиполлино тылсымлы Кристалл эзләүдә"
Бүген "Китаплаб" иҗат остаханәсе яшьләре әкият геройлары белән бергә Кристалл эзләп мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Кадерле кристаллны табу, баһадирлар ярышларында катнашу, табышмакларны һәм ребусларны чишү, хәтта пешерү һәм сихерле төнәтмәне сихерче белән бергә татып карау өчен күп нәрсәләр аша үтәргә туры килде. Балалар барысын да уңышлы башкарып чыктылар һәм оригиналь фоторамка ясау буенча мастер - класста катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.