"Су өскә үрмәли"
22 мартта Бөтендөнья Су көне яки бөтендөнья Су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көнгә 14 нче лицейның 1 нче сыйныф укучылары тәҗрибә-эксперимент үткәрделәр. Су - ул иң гаҗәеп һәм серләр белән тулы матдә. Балалар глобусны карадылар һәм суның планетабызның зур өлешен алып торуын күрделәр. Чарада яшь укучылар тәҗрибә һәм экспериментларның кайбер серләрен белделәр, шулай ук су белән бәйле берничә фокус артыннан су турында кызыклы фактлар күзәттеләр.