Городская детская библиотека - филиал № 37

"Андерсен әкиятләре йолдызлыгы"

Х.К. Андерсен әкиятләре аша дөньяда берничә буын балалар үсте. Аның әкиятләре укучылар тарафыннан бүгенге көндә дә бик кирәкле, чөнки алар яхшылыкка, мәхәббәткә өйрәтәләр һәм аларның геройлары балаларның да, өлкәннәрнең дә яратканнары булып калалар. Лицей укучылары квест-уенда Андерсен әкиятләрен белүләрен тикшерделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, тылсымлы пазллар җыйдылар, әсәрләр буенча ребуслар чиштеләр, бөек Дания әкиятчесе әсәрләрен тирәнтен белүләрен күрсәттеләр.