"Космик корабым"
12 апрельдә илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Без бу көнне хәтерлибез һәм нәкъ менә безнең, рус кешесе Ю.А. Гагаринның космос киңлекләрен яулап алуы белән горурланабыз.
Балалар космосны үзләштерү тарихы, кешенең космоска беренче тапкыр очуы турында таныштылар, Кояш системасы планеталары, йолдызлар, йолдызлыклар һәм космик корабларның ничек төзелүе турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, зур уңай эмоцияләр алдылар.Аннары иҗат өчен вакыт җитте!
Яшь укучыларыбыз йолдызлар, планеталар һәм галактикаара сәяхәтләр дөньясына чумып, космосны яулауга багышланган уникаль рәсемнәр ясадылар.