Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тел милләтнең сакчысы"

Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең телебез матур һәм бөек. Аның ничәмә - ничә еллык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Якташыбыз Рәзил Вәлиевка багышланган туган тел бәйрәмендә 33 нче мәктәп укучылары әдипне һәр яклап шәрехләделәр.