Городская детская библиотека - филиал № 37

"Таң йолдызым син минем"

М.Җәлил! Бу исем-гасырлар буена буыннан-буынга, телдән –телгә сөйләнәчәк легендар исем. Аның Моабит дәфтәрләре кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны да дулкынландырыр. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында әдәби-квестта, 14 нче лицейның 7 нче "Г" сыйныф укучылары көч сынаштылар.