«Пластик капкачлардагы кечкенә рәсемнәр»
Ватанны саклаучылар көне - әтиләребез, бабаларыбыз һәм малайларыбыз бәйрәме. Бу көнне барлык ир-атларны котлау традициясе барлыкка килде, чөнки һәр ир-ат Ватанны саклаучы булып тора.
Бәйрәм алдыннан бәләкәй рәсемнәр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның мөһимлеге һәм әһәмияте, ата-бабаларыбызның яраткан Ватаныбыз бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар. Мондый әңгәмәләр балаларда хәрби кешегә, формада булган кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли һәм патриотик хисләр үстерә. Балалар, фантазия һәм иҗадый тырышлык күрсәтеп, үзләренең туганнарына һәм яраткан әтиләренә, бабайларына, абыйларына бүләк ителәчәк матур рәсемнәр ясадылар. Мондый бүләк алу бик күңелле булачак, чөнки бу эштә һәркем үз күңеленең бер өлешен керткән.