"Шигъри тәлгәшләр"
Февраль ае – халкыбызга Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә, февраль – Җәлил ае һәм җәлилчеләр ае. “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын, яшәүнең бөтен максаты да шунда түгелмени”,- дип язган була Муса Җәлил.
27 нче балалар бакчасыннан килгән сабыйлар мәңге онытылмас М.Җәлил шигырьләрен сөйләп, шагыйрьне искә алдылар.