"Интернетта куркынычсызлык"
Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин глобаль челтәрдә куркынычсызлык барлык өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Бүген 4нче В сыйныфы укучылары мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзеңне вируслардан ничек сакларга һәм үз мәгълүматларыңны якларга, социаль челтәрләрнең һәм тулаем Интернетның файдасы һәм зыяны турында белделәр.