"Арыслан"
Изге Валентин көне-ул 14 февральдә бөтен дөнья буйлап күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көнне бәйрәм итүчеләр якын кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар һәм «валентинка» махсус открыткалары бүләк итәләр, аларның арткы ягына шигырьләр, мәхәббәт теләкләре һәм матур сүзләр язалар. Мастер – класс башланыр алдыннан балалар бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдә булган гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр белән таныштылар. Балалар тырышып һәм кызыксынып, адым саен кисеп, бер-берсенә ябыштырып, күңелләренең бер өлешен эшкә салдылар. Барлык эшләр дә төрле, ләкин бик матур килеп чыкты.