«Тату гаилә әкиятләре"
27 нче балалар бакчасы нәниләрен зирәк Аю каршы алды. Балалар аю белән Бөек Россия буйлап сәяхәт кылдылар. Алар Россия территориясендә күпме милләт яши, аларның тарихлары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли киемнәре, ризыклары турында мәгълүмат алдылар. Аю рус халык әкиятен укып, әңгәмә алып барды. Чара азагында нәниләр «Бөек илебез әкиятләре» сериясыннан “Патша белән ир” мультфильмын карадылар.