Городская детская библиотека - филиал № 37

"Урман могҗизалары"

Бүген 14 нче лицейның 3 А сыйныф укучылары белән Николай Иванович Сладковның китаплары буенча "Урман могҗизалары" дип исемләнгән экологик сәяхәт узды.
Чарада балалар гаҗәеп "Яшел" илдә адым саен табышмаклар булуын белделәр, ә бу ил - урман дип атала. Урманда адашмас өчен аның әлифбасын белергә кирәк. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп , хәрефләрдән сүзләр җыйдылар.
Очрашу азагында балалар Н. И.Сладковның төп сере - аның рус табигатенә булган гаять зур мәхәббәтенең нәрсәдә икәнен белделәр.