Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әйлән бәйлән"

Кыш ясаган бизәкләрне карап торам исем китеп. Бизәгән ул тәрәзәләрне, карга күмгән юлларны, ак шәл бөркәндергән агачларга, бар җиһанны акка күмгән.

Кышбикә үз вазифалары белән нәниләрне шулай таныштырды. Балалар суыклардан курыкмыйбыз, тиздән күңелле бәйрәм - Яңа елны каршылыйбыз- дип шатландылар. Җырсыз, шигырьсез бәйрәм буламы? Әйлән - бәйлән җырлап Кышны сөендерделәр.