"Кар бөртекләре"
Кар бөртеге-ул нәфис һәм бик матур символ. Кәгазьдән ясалган җиңел кар бөртекләре Яңа елга тылсымлы бизәк булып тора.
Балаларга ата-бабаларыбызның чыршыны ни өчен һәм нәрсә белән бизәүләре турында сөйләнде. Ә кар бөртеге – кышның төп атрибуты һәм чыршының гына түгел, ә гомумән интерьерның да матур бизәге.
Укучылар Яңа ел кар бөртеге ясау технологиясе белән танышып, кайчы, карандаш һәм кәгазь ярдәмендә матур кар бөртекләре ясадылар. Уртак иҗат нәтиҗәсендә төрле формадагы һәм бизәкләрдәге бик матур кар бөртекләрен кисеп алдылар.
Мастер-класста катнашучылар зур ләззәт, күтәренке рух һәм Яңа Ел кәефе алдылар!