"Көчле рухлылар"
Бүген 14 нче лицей укучылары игелек һәм шәфкатьлелек, җәмгыятебезнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәте турында сөйләшергә җыелдылар. Халыкара инвалидлар көненең барлыкка килү тарихын тыңладык, кемнәр ул «махсус кешеләр» һәм ни өчен аларны шулай атыйлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр очраша торган проблемалар турында. Балалар актив рәвештә әңгәмәгә кушылдылар, нинди гамәлләр шәфкатьле дип саналырга мөмкин булуы, нинди яхшы эшләр башкарулары яки эшли алулары турында фикер алыштылар. Шулай ук авыруларына карамастан тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында да ишеттеләр: сукыр музыкантлар, рәссамнар, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре, безнең параолимпиячеләр. Алга таба чарада катнашучыларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сәламәт кеше өчен авыр булмаган эшне эшләүнең никадәр авыр икәнен үзләрендә тою өчен берничә практик күнегү тәкъдим ителде. Һәм нәтиҗәгә килделәр аларның тормышын уңайлырак һәм куркынычсызрак итү өчен кайгыртучанлык, теләктәшлек күрсәтергә кирәк.