"Данлы Солтан патшалыгында"
Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясы күп кешеләр өчен якын булып кала. Инде ике гасырлап вакыт узса да, бу әсәрләр популярлык казануын дәвам итә һәм яңа буын укучыларында кызыксыну уята.
Бүген балалар А.С. Пушкинның «Алтын әтәч” турында әкияте буенча театральләштерелгән прологта катнаштылар. Малайлар чикне сакларга киткән патша гаскәре ролен үз өстенә алдылар. Кызлар, Шамахан патшабикәсе белән бергә, шәрык биюен биеделәр.
Пролог ачык тәэсирләр калдырды. Балалар әкиятнең эчтәлеген тагын бер кат исләренә төшереп, үзләре дә бик теләп катнаштылар.