Городская детская библиотека - филиал № 37

"Халыклар бердәмлеге көне"

Халыклар бердәмлеге көне - балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Чара барышында яшь укучыларыбыз илебездә яшәүче халыклар, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, уеннар, һ.б. белән таныштылар. Нәниләр милли уеннар уйнадылар, бөек илебездә яшәүче халыкларның биюләрен башкардылар. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр шулай ук мастер - класста бик теләп катнашып, дуслык куллары ясадылар.