"Төсле манзара"
Табигатьтә алтын көз. Гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл үзенең матурлыгы белән таң калдыра. Агачларның төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә – барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган. Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфраклар яңгыры башлана.Үзенә күрә ниндидер сихри матурлык.
Кунакка килгән 27 нче балалар бакчасы сабыйлары шушы төсләрне ак кагәзьгә төшереп, алтын көзнең тылсымлылыгын сүрәтләделәр.