"Алтын ачкыч эзләреннән"
Көзге каникул көннәрендә китапханәдә экскурсия узды.
Әкияти экскурсиядә көтмәгәндә төлке Алиса һәм мәче Базилио пәйда булды. А.Толстойның «Золотой ключик, или Приключения Буратино» әкияте геройлары, яшь укучылар өчен хәйләкәр биремнәр әзерләгәннәр. Балалар, Алиса һәм Базилио белән мавыгып аралаштылар, аларның мәкерле сорауларына җавап бирделәр. Кечкенә укучылар әкиятләрне һәм аларның геройларын зур кызыксыну һәм дәрт белән чиштеләр, шаярдылар, уйнадылар.
Барлык биремнәрне үтәп, укучылар танылган балалар әсәрләренең сюжетларын яхшы белүләрен исбатладылар