«Лицей бакчаларында …»
19нчы октябрь – әдәби календарьда үзенчәлекле көн: Царскосельский лицееның ачылу көне. Билгеле булганча, аның беренче чыгарылыш укучылары арасында Александр Сергеевич Пушкин да була. 213 ел элек танылган уку йорты бусагасын беренче лицей укучылары атлап керә.
Укучыларга Царскосельский уку йорты, лицей укучылары, шул чор атмосферасы, Саша Пушкинның уку елларындагы тормышы һәм аның дуслары турында мавыктыргыч итеп сөйләнде.
Чараны дәвам итеп, балалар Александр Сергеевичның шигърият белеменә багышланган уен–викторинада бик теләп катнаштылар, шулай ук сәнгатьле һәм эмоциональ рәвештә бөек рус шагыйренең төрле шигырьләрен укыдылар. Китапханәдә очрашу кызыклы һәм файдалы булды.