"Иң җылы хисләрдән чәчәк бәйләме"
5 нче октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучы - ул һөнәр генә түгел, бу бурыч, миссия. Укытучы һөнәре - ул һәр кешенең язмышы белән бәйле һөнәр, чөнки һәркем кайчан да булса мәктәпкә йөргән, белем алган һәм тормышның зирәк фәннәрен укытучы белән бергә үзләштергән. Укытучы булу-бик авыр хезмәт ул. Бу кешеләр үзләренең бер өлешен һәр укучысына бирәләр. Укытучылар көне - барлык укытучыларга кеше күңелен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтү өчен менә дигән сәбәп.
Бу бәйрәм көнендә балалар үзләренең яраткан укытучылары өчен матур чәчәк бәйләмнәре ясадылар һәм җылы теләкләр яздылар.