"Тылсымлы зонтик"
Тәрәзә артында яңгыр ява, яфраклар саргая һәм коела, асфальт күлләвекләр белән каплана, кошлар оча – без көз җиткәнен аңлыйбыз. Бу искиткеч вакытны балалар белән бергә кызыклы эшләнмәләр белән шөгыльләнеп файдаланырга мөмкин. Китапханәдә көзге «Тылсымлы зонтик»аппликациясе ясау буенча мастер-класс узды. Балалар бик рәхәтләнеп кулдан ясалган әйберләр әзерләделәр. Бу һәркемгә бик күп күңелле хисләр бүләк итте.