Городская детская библиотека - филиал № 37

"Минем кече Ватаным"

Кече ватан-ул кеше туган, үскән, укыган, туганнары яшәгән урын. Бу безнең чиксез ватаныбызның кечкенә бер почмагы, аңа мәхәббәт кешенең йөрәгендә мәңгегә урнаша.Һәр кеше үз шәһәренең, үзе яшәгән гаиләнең тарихын белергә тиеш. Интеллектуаль квестта 33 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Юл күрсәткеч картаны алгач, балалар зур кызыксыну белән уенга кушылдылар. Уенда катнашучылар берничә станцияне үттеләр, сынауларны уңышлы үтеп, шәһәребез турында бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр.