Городская детская библиотека - филиал № 37

"Татарстанның тылсымлы бренды"

Түбәтәй-дәрәҗә, дуслык, хөрмәт символы. Формасы, төсе, билгеләнеше һәм таралу географиясе буенча бер-берсеннән бик күп түбәтәйләр бар. Укучылар бу матур баш киеменең килеп чыгу тарихы һәм аның елдан-ел үзгәрүе турында белделәр. Балалар татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, үз куллары белән баш киеме – түбәтәй ясадылар. Балалар ясаган түбәтәйләр матур булып чыкты.