"Китап, мин һәм гаиләм"
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен.
Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Бу сорауларга җаваплар табар өчен 27 нче балалар бакчасы сабыйлары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде һәм бердәм булганда гына гаилә корычтай нык булуын аңлады.